Нурлатта чираттагы ярминкә аеруча киң масштабта узды.
Нурлат районы гына түгел, Кукмара, Аксубай һәм Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, кооперативлар, авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр төрле продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте.
Бу бигрәк православие динендәге христианнарның зур бәйрәме Пасха һәм бакча сезоны башланыр алдыннан бик актуаль. Һәр сәүдә киштәсендә диярлек йомырка, сөт, каймак, эремчек һәм башка сөт продукциясен күрергә мөмкин иде. Аларга бәяләр дә кулай иде. Ярминкәдә ит, тавыклар, казлар, үрдәкләр, балык, ашлык һ.б. кибет һәм базардагыга караганда арзанрак сатылды. Бәяләр һәм ассортимент белән иртәдән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та танышты.
Бу юлы ярминкә нурлатлыларны сезонлы товар белән дә сөендерде. Каен согы, җиләк-җимеш һәм декоратив агачлар һәм куак үсентеләре, орлык бәрәңгесе һәм суган, шулай ук төзелеш материаллары, теплицалар, бакча инструменты өчен саблар һәм башка сатып алучыларда сорау булган бик күп товарлар тәкъдим ителде. Автолавкадан йомырка сала торган тавыкларны да сатып алырга була иде.
Кыскасы, ярминкәдән беркем дә буш кул белән китмәде.