Бикүле авылыннан өч гаиләгә район башлыгы урынбасары татар телендә газетага язылу бүләк итте.
Бикүле авыл җирлегендә яшәүче Сания Батдалова, Роза Миникаева һәм Фәүзия Әбделвәлиевага район башлыгы урынбасары Линар Маняпов «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу бүләк итте. Шулай итеп, ул бу юлы да «Нурлат-информ»ның «Район газетасын – туган телдә» хәйрия акциясенә кушылды, аны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин башлап җибәргән иде.
Әлеге акция кысаларында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шулай ук район һәм шәһәр Советлары депутатлары ветераннарга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә район басмасына язылу бүләк итә.
Бикүле авыл җирлеге башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, авылларда язылу кампаниясе актив бара. Традиция буенча, хәйрия акциясенә авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова да кушылды.