Нурлат районында 1 152 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылачак

2022 елның 16 апреле, шимбә

11 милли проектның берсе урманнарны торгызу һәм саклауга кагыла.

Ул 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының асылы, нигездә, киселгән һәм һәлак булган урманнарны торгызудан гыйбарәт. Шуңа күрә әлеге проект урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарын арттырырга, юкка чыккан урман участокларын киметергә, шулай ук урман үсемлекләре орлыклары запасларын да арттырырга, урман янгыннарыннан зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу Нурлат урманчылыгының урман фонды өчен дә зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә 2022 елда монда төп бурыч булып урманнарны торгызу эшләрен сыйфатлы башкаруны тәэмин итү тора.

"Куелган максатка ирешү өчен – 2024 елга карата урманнарның юкка чыгуы һәм яңадан торгызу балансын 100 процент күләмендә  тәэмин итү – ике максатчан индикатор билгеләнгән: урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү мәйданының киселгән һәм юкка чыккан урман участоклары мәйданына мөнәсәбәте һәм урман янгыннарыннан килгән зыян", – диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.

Рөстәм Миңсалихович сүзләренә караганда, быел «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында район урманчылары 1152 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен башкарырга планлаштыра. Алар барлык 6 участок урманчылыгында да алып барылачак.

"Урман культураларын, ә бу, нигездә, нарат, каен, имән утырту, быел 49 гектар мәйданда башкарылачак, табигый урман торгызу чараларын 259 гектарда үткәрү планлаштырыла, бу узган ел белән чагыштырганда 35 гектарга күбрәк, ә урман үрчетү буенча 1821 гектарда",-дип билгеләп үтте җитәкче – урманчы.

Әлеге бурычларны тормышка ашыру масштаблы чаралар үткәрүне күздә тота. Мәсәлән, урман культураларын агротехник карау эшләрен генә дә Нурлат урманчылары 550 гектар мәйданда башкарырга планлаштыралар.

"Әлеге эшләрне уңышлы башкарып чыгу өчен Нурлат урман хуҗалыгы тарафыннан узган елда 795 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде, 700 меңнән артык стандарт утырту материалы үстерелде, бу узган ел белән чагыштырганда чагыштырмача күбрәк", – диде Рөстәм Галиев.

Милли проект кысаларында урманнарны торгызу эшләрен башлау өчен бик аз вакыт калып бара. Нурлат урман хуҗалыгында урман торгызу чараларына җәлеп ителә торган урман-культура техникасын ремонтлау һәм әзерләү төгәлләнгән инде.

"Урман утырту машиналары да тулысынча әзер, алар бездә 5 берәмлек, икенче типтагы янгын-химия станцияләрендә һәм Заречныйда махсус техника, шул исәптән янгын сүндерү, кирәкле инвентарьлар һәм җиһазлар", – диде Нурлат урман хуҗалыгының баш механигы Андрей Малов.

Илкүләм проект кысаларында урманчылар ел дәвамында эш алып баралар дип әйтергә мөмкин. Бу документлар, материаллар, техника әзерләү белән бәйле. Тиздән урман культуралары сезоны да ачылачак. Урман утырту көне кысаларында аларга нурлатлылар да кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International