Нурлатта семинар-киңәшмә узды

2022 елның 15 апреле, җомга

Нурлатта узган куст семинар-киңәшмәсендә хезмәтне саклау мәсьәләләрен карадылар.

Шәһәр мәдәният Сараеның кече залында «Төзелештә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына узган семинар-киңәшмәдә 8 мәсьәлә каралды. Аны Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов алып барды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов, Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева, Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов, Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов, «Укыту-методик үзәге " өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы генераль директоры Фәнил Габдрахманов, Социаль иминият фондының Нурлат районындагы вәкиле Валентина Насыйбуллина, «Грань» җәмгыятенең хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Светлана Хәйруллина, «ВИКО Проф» берләшмәсенең төзүчеләр берлеге рәисе Виктор Курьянов катнашты.

Алар Нурлат районында хезмәтне саклауны оештыру һәм анализлау, хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәүне күзәтү һәм контрольдә тоту, һөнәри рискларны бәяләү һәм хезмәт законнарындагы яңалыкларны яктырттылар.

Биредә үк хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкил – Нурлат АТПсының баш инженеры Евгений Пимулинга һәм Нурлат җылылык челтәрләренең эксплуатацияләү буенча мастеры Радик Хисаметдиновка күпьеллык намуслы хезмәте, предприятиедә хезмәтне саклау өлкәсендә төп юнәлешләрне уңышлы гамәлгә ашырулары өчен район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар шулай ук күргәзмә белән дә танышты, анда шәхси саклану чаралары, махсус кием һ. б. тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International