Әгәр көчле җил чыканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез.
Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка түбә каплау материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
Урамда реклама конструкцияләре, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Биек агачлар янында булырга, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт - җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе янында калу, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү дә бик куркыныч.
Шторм җилләре вакытында, барыннан да элек, электр челтәрләренең һәм җиһазларының, торак йортларда җылыту мичләренең торышын тикшерергә, эчке һәм тышкы янгынга каршы суның булуын, телефон элемтәсенең төзеклеген тәэмин итәргә, янгынга каршы инвентарьны әзерләргә кирәк.
Фатирда челтәрдә электр көчәнеше сикергәндә барлык электр-көнкүреш приборларын кичекмәстән сүндерергә, утны кинәт кабызганда янгын чыкмасын өчен розеткалардан вилкаларны тартып алырга.
73 ПСЧ инспекторы Таңсылу Әхәтова.