15 апрельдә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге буенча эшлекле атналык киңәшмә булды.
Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Бәхтияров Илнур Ислам улы рәислегендә узды.
2022 елның 15 апереленә Нурлат муниципаль районы буенча халыктан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә җыелган түләүне «Татэнергосбыт» оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әхмәдиев Илдус Хәсән улы җиткерде.
Нурлат шәһәре буенча «Кормыш», «Көнчыгыш», «Төньяк», «Түбән Нурлат», «Ключи», «Тимерьюлчылар» һәм «Югары Нурлат» микрорайоннары, Елаур, Богдашкино, Биккол, Тимерлек, Фома һәм Чулпан авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыклары чыгарган өчен түләүнең кимүе билгеләп үтелде. Бу юнәлештә халык белән эшне активрак алып барырга тәкъдим ителде.
Экологик икеайлык кысаларында идарәче компанияләр тарафыннан башкарылган эшләр турында мәгълүматны Башкарма комитетның төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Логинова Лилия Владимировна җиткерде. Шулай ук икеайлык кысаларында 2022 елның 16 апрелендә православие зиратларында бердәм өмә үткәрү көне игълан ителде.
Өченче мәсьәлә буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен контрольдә тоту һәм үтәү мәсьәләсе каралды.
Дүртенче мәсьәлә буенча Чистай зонасы торак инспекциясе башлыгы Иванова Ирина Аркадьевна чыгыш ясады. Ул 2022 елда идарәче компанияләр өчен тикшерүләр оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләрен аңлатты.
Шулай ук киңәшмәгә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге начальнигы Әхмәтҗанова Гүзәл Әмир кызы да чакырылган иде. Ул идарәче компанияләргә эшләрендәге җитешсезлекләр һәм аларны бетерү таләбе турында сөйләде.