2022 елның 18 апреленнән 1 майга кадәр "Язгы игелек атнасы" үткәрелә

2022 елның 15 апреле, җомга

Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия игелек акциясе, ул мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне ирекле ярдәм эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2022 елда язгы игелек атнасы ирекле ярдәм (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча үткәрелә: экологик ирекле ярдәм (волонтерлык), социаль өлкәдә ирекле ярдәм (волонтерлык), патриотик тәрбия өлкәсендә ирекле ярдәм (волонтерлык), мәдәният өлкәсендә ирекле ярдәм (волонтерлык), чаралар оештыруда ирекле ярдәм (волонтерлык), туристлык өлкәсендә ирекле ярдәм (волонтерлык).

Традиция буенча язгы игелек атнасында яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, экологик юнәлештәге учреждениеләр хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре катнаша.

Татарстан Республикасы территориясендә язгы игелек атнасының партнеры  булып «Икенче эш» сервисын эшләтеп җибәрү кысаларында «Вконтакте» Россия социаль челтәре чыгыш ясый. Иң яхшы команда 2022 елның 10-20 августында Байкал шәһәрендә узган «Байкал» яшьләр форумында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. "Икенче эш» платформасы белән эшләү буенча Инструкция белән   түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1JDWbR_V-Or_uGFFbwFVkGufVQ-sJ3JPTGJMyg5YgNr8/edit

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International