Чулпан авылы аша аккан Чирмешән елгасын аккошлар үз иткән

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Авыл халкы Чирмешән елгасында 50 баштан артык аккош санаган.

Аккошлар ел саен диярлек Чулпан авылы янына Чирмешән елгасына туктала. Ә быел авыл халкын аларның саны шаккаттырды - бер көндә аларны 50 дән артык санаганнар. Ак каурыйлылар әкрен генә елгада йөзәләр, ә авыл халкы, күп санлы кунаклар, карап сокланып, аларны фоторәсемгә төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International