Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында»гы карарына кул куйды.
Карар нигезендә, 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә.
Режим гамәлдә булган чорда учаклар ягуга, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шулай ук мангал, казаннарда һ.б. ризык әзерләү өчен ачык утны, җәмәгать туклануы объектлары (ресторан, кафе, барлар һ. б.) территорияләрендә мангаллардан тыш, куллану тыела. Бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, урман янгыннары чыгу куркынычы янаган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында ачык утны кулланырга ярамый. Торак пунктлар территорияләрендә куркынычлык буенча 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга-2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.
Карарның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.