«Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Южная» агрофирмасында күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
Бүген Нурлат районында язгы кыр эшләре башланды. Ике хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.
«Сөләйманов А.И.» хуҗалыгында эшне Биляр-Озеро авылы янында урнашкан 253 гектар мәйданлы басудан башладылар. Биредә күпьеллык үләннәрне тукландыру белән ике «Туман» шөгыльләнә. Үзйөрешле техника руле артында Байрас Әмируллин һәм Булат Маликов.
Беренче көннәрдә үк эш җайга салынган, басуга ашлама үз вакытында кайтарыла. Биредә тырмалау да бара.
Хуҗалыкта быел күпьеллык культуралар мәйданы 1289 гектар тәшкил итә. Һәр гектарга 100әр килограмм аммиак селитрасы кертелә.
Хуҗалык башлыгы урынбасары Ирек Хәйдәрҗанов сүзләренә караганда, «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгында язгы кыр эшләренә тулысынча әзерлек белән керешкәннәр.
Шушы көннәрдә башка хуҗалыкларда да күпьеллык үләннәрне тукландыру башланачак. Нурлат районында күпьеллык үләннәр 8350 гектар, көзге культуралар 16 мең гектар тәшкил итә.