Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - идарә) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Идарәнең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлегендә консультация алу өчен Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10йорт адресы буенча барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк. Элемтә өчен: 2-08-83, 2-19-71.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә килгәндә сулыш органнарын шәхси саклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) онытмау мөһим.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә көтеп калабыз!