Нурлат районы сырхауханәсендә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру яңадан уздырыла башлады

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Нурлат районы үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирус белән бәйле хәл аркасында тукталып торган профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру, шул исәптән ковид кичергән кешеләрне тирәнтен диспансерлаштыру да яңартылды. Исегезгә төшерәбез: диспансерлаштыру 18-39 яшьлек гражданнар өчен 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен уздырыла.

 – Диспансерлаштыру йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итә, болар, мисал өчен, кан әйләнеше авырулары, яман шешләр, шикәр диабеты һәм инвалидлыкка, иртә үлемгә китерә торган башка авырулар, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Лилия Субаева. Әйтик, 2021 елда, чикләүләргә дә карамый, диспансерлаштыру кысаларында үткәрелгән тикшерүләр 743 авыруны ачыкларга ярдәм иткән.

 – Диспансерлаштыру кысаларында ясалган онкоскрининг ярдәмендә яман шешнең 18 очрагы ачыкланды, аларның 17се – авыруны дәвалау мөмкинлеге югары булган 1-2 стадиядә, – дип билгеләп үтте Лилия Наримановна. Коронавирус инфекциясе кичергән нурлатлыларны диспансерлаштыру да мөһим хәзер. Лилия Субаева билгеләп үткәнчә, әлеге авыру озак вакытлар үзен сиздереп тора әле.

– 2021 елның 1 июленнән яңа коронавирус инфекциясен кичергән бөтен авыруларга да тирәнтен диспансерлаштыру үткәрү тиеш. Тирәнтен диспансерлаштыру вакытында үткәрелә торган тикшеренүләр комплексы катлаулы авыруларны үзвакытында ачыкларга һәм кирәкле дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады ул. Бер үк вакытта ковидка каршы вакциналаштыру да дәвам итә. Кичәге көнгә әлеге профилактика чарасын 31 739 кеше алган.

 – Аларның 8309ы 60 яшьтән өлкәнрәкләр, – диде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова. – 12- 17 яшьлек яшүсмерләрне вакциналаштыру да дәвам итә, аларның 18е ковидтан прививка алган. Районның 4130 кешесе ревакциналаштыру узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International