Менә берничә ел инде язгы ташу якты күллеләргә уңайсызлыклар тудырмый.

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Һәр язда су Ралия Фәйзуллинаның йорты каршындагы юл янына ук килеп җитә. Әмма бу аны борчымый.

 – Элегрәк, әлбәттә, су баса иде, хәзер, шөкер, андый хәлнең булганы юк. Быел да барысы да әйбәт булыр дип ышанабыз. Әлеге судан безне юл гына аерып тора, әмма су басар дип уйламыйбыз. Суның безнең якка чыккан вакытлары да бар иде. Аның каравы, ташу башлангач биредә шундый матур: суга күчмә кошлар, кыргый үрдәкләр һәм казлар төшә, – дип уртаклашты ул. Кондырча елгасындагы су дәрәҗәсен Нурлаттан Якты Күлгә кергән юлда урнашкан күпер баганасындагы тамгалар буенча билгелиләр.

 – 3 метрга күтәрелсә, куркыныч санала. Әмма суның әлеге тамгага кадәр җиткәне юк әле, – диде Якты Күл авылы караган Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Равил Фәйзуллин. – Биредә әлеге зур һәм 4 кечкенә күпер бар. Без алдан бозны каралту эшен башкардык, кар эри башлагач, боз тыгылмасын өчен, барлык суүткәргеч торбаларны да чистарттык. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, Якты Күлдә элек су басу куркынычы янаган зонага 80ләп йорт кергән.

– Дамба тәбәнәк, су баса иде. Аны күтәреп, асфальт белән каплагач, хәзер андый куркыныч юк, – ди Равил Исхакович. – Әмма шулай да Дорожная урамында 9 йортка су басу куркынычы яный, аларда 23 кеше яши. Йортларын су басса, алар туганнарына күченәчәк. Әмма мондый хәлнең күптәннән күзәтелгәне юк инде. Якты Күлнең әлеге һәм башка урамнарын, тирә-якны су баскан елларны бу авылда яшәүче Гали Фәйзуллин да яхшы хәтерли.

– Мин 8нче сыйныфны бетергән 1978 ел иде бу. Әлеге һәм тагын бер урамны, шулай ук Якты Күл авылы белән Тукай поселогы арасын су басты. Аннары 1984, 1986 елларда да шундый хәл күзәтелде. Хәзер, дамба, күперләр, юллар төзегәч, хәл яхшырды. Бездә элегрәк халык җыеннары су басу темасы белән башлана һәм шуның белән тәмамлана иде. Хәзер авыл җирлеге язгы ташуга көздән әзерләнә башлый, – диде ул. Якты Күлнең Елга урамында яр да ишелә башлаган булган. 2019 елда республика программасы кысаларында елга агымын турайтканнан соң, хәзер мондый куркыныч янамый инде. Яңа Иглайда яшәүче Йосыф Фәйзуллин су йорт бусагасына кадәр килеп җиткән елларны куркыныч төш кебек исенә төшерә. Бер елны елгада шартлау эшләре үткәрергә туры килүен дә яхшы хәтерли. Кондырча елгасы аның йорты яныннан гына үтә: эрегән кар суларының елгага агып төшүен баскычтан торып күзәтергә дә мөмкин.

 – 70нче еллар ахырында аеруча куркыныч булды, – дип искә ала ул. – Якты Күлдән безгә кадәр бөтен нәрсә су астында калды. Йорт хайваннарын хуҗалыктан чыгардык, үзебезгә туганнарга күчәргә туры килде. Аннан соң мондый хәл күзәтелмәде, дөрес, су өйгә кадәр диярлек килеп җитә иде. Быел да бераз куркыта. Кар әле эреп тә бетмәде, ә Кондырча инде тулды. Бүген төнлә суытуы яхшы булды әле, су бераз төште. Алай да бәрәңгене баздан күтәрдек. Хәзер суны карап кына торабыз, күршеләр белән каравыллыйбыз. Хуҗалыгыбыз зур булмаса да, әзер торабыз. Бу көннәрдә су басу куркынычы янаган башка торак пунктлар халкы да уяу. Үрнәк авылы халкы иминлегенә янаган куркыныч белән бәйле рәвештә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин авылга чыга торган күпер аша хәрәкәтне чикләү турындагы документка имза куйды. Су басу белән бәйле рәвештә биредә тиешле аншлаглар һәм шлагбаумнар урнаштырдылар. Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова әйтүенчә, Үрнәк халкының ихтыяҗын төрле яктан тәэмин итү өчен чаралар күрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International