Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар, шул исәптән 7 ветеран да.
Ул Россия Пенсия Фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза бирмичә башкарыла.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең Нурлат районындагы клиент хезмәте мәгълүматлары буенча, ул безнең ветераннарга апрель аенда ук пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә түләнәчәк.