Нурлатта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау дәвам итә.
Бүгенге көнгә районның 32 меңгә якын кешесе вакциналаштырылган. Бу исемлеккә өлкән буын вәкилләре дә, чит ил гражданнары да, яшүсмерләр дә керә.
Ревакцинация дә арта бара. Моның белән беррәттән өченче кат вакцинацияне узучылар да бар инде. Әйтик, бүген өченче вакцинациянең икенче этабын Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев узып, ул үз кул астындагы хезмәткәрләргә дә, Нурлат районында яшәүчеләргә дә үрнәк күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус авыруына каршы эш көннәрендә Нурлат сырхауханәсендә табиб каравын узганнан соң прививка ясау кабинетында вакциналаштыру узарга була.
Беренче кампаниядәге кебек үк, хәзер дә хезмәт коллективлары аларга күчмә рәвештә вакцинацияне оештыру өчен гариза бирә алалар.