2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру көннәрен билгеләү турында
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясы нигезендә карар бирәм:
ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2022 елның 2 маен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн ;
ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2022 елның 9 июлен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн дип билгеләргә.
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миңнеханов