Нурлатта мәктәпкәчә балалар өчен космик зарядка үткәрелде

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Космонавтика көнен бәйрәм итү көнендә Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында шикәрчеләр микрорайонының иң кече яшьтәгеләре өчен саф һавада космик зарядка оештырылды.

Анда «Кыңгырау» балалар бакчасына йөрүчеләр актив катнашты.

 «Киттек!» беренче космонавт Юрий Гагаринның атаклы фразасы белән балалар сәламәтләндерү күнегүләрен башкаруга керештеләр.

Зарядка белән Халыклар дуслыгы йортының режиссеры Джулия Ильдиярова җитәкчелек итте.

Йөзләрендә бәйрәм кәефе уйнаган балалар бик теләп "Оча торган комета” уенына кушылды, барысы бергәләп космосны яратучылар тормышындагы кызыклы фактларны искә төшерде.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә көн буена җитәрлек күңел күтәренкелеге һәм энергия алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International