Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының Нурлат районындагы бүлекчәсенең клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) хәбәр итүләренчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан гариза бирмичәү генә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне билгеләү тәртибе эшли башлады.
Пенсия һәм аңа социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, федераль инвалидлар реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә, гражданны Пенсия фондына раслаучы документларны тапшырмыйча, инвалид дип таныганнан соң билгеләнә.
Ел башыннан башлап гариза бирмичә генә 100 дән артык нурлатлыга түләү билгеләнгән инде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Инвалидлык гамәлдәге пенсионерга билгеләнгәндә, РПФ ай саен акчалата түләүне башкара.
Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсияне билгеләү турындагы карар ФРИ инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарганнан соң өч эш көне эчендә пенсия фонды бу хакта гражданга хәбәр итә. Пенсия билгеләнүе турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталында яки әгәр дә порталда хисап язмасы юк икән почта аша шәхси кабинетка килә.
Пенсияне билгеләгәннән соң, гражданиннан пенсия китерүнең ысулын билгеләргә кирәк булачак. Пенсия алу турында гаризаны онлайн Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне теләсә кайсы вакытта илтеп тапшыру ысулын үзгәртергә мөмкин, моның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән яңа гариза бирергә кирәк: шулай ук Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, шәхсән РПФда яки КФҮдә.
Пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионерлар булмаган гражданнарга билгеләнә. Инвалидлык пенсия алучы гражданга билгеләнә икән, РПФ өстәмә айлык акчалата түләү билгели.