Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 448,7 кг ылыслы агачлар орлыгы әзерләнгән

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Экология» милли проекты кысаларында ылыслы агачлар орлыкларын әзерләү бара. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, 2022 ел башыннан бирле барлыгы 448,7 кг орлык җыелган, аларның 378,7 кг – нарат, 65 кг -  чыршы һәм карагач – 5 кг.

 Орлык әзерләү буенча лидерлар арасында-республиканың Арча, Мамадыш, Саба һәм Минзәлә урман хуҗалыклары.

 "Орлыкларның бер өлеше әле Татарстан Республикасы урман саклау үзәгендә тикшерүдә, - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Орлык җыю «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты «Экология» милли проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 11455 килограммнан да ким булмаган орлык әзерләргә кирәк. Төп масса 2022 елның икенче яртыеллыгында җыелачак".

Белешмә өчен,  2021 ел дәвамында Татарстан Республикасы урман үстерүчеләре тарафыннан 40249 кг төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыгы (планның 351%), шул исәптән 704,5 кг ылыслы токым орлыклары һәм яхшыртылган нигез үзлекләре белән1130 кг орлык әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International