Рөстәм Миңнеханов «ICL Техно» исәпләү техникасы җитештерү заводында булды һәм укытучыларга ноутбуклар тапшырды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

«ICL Техно» заводында импортны алыштыру кысаларында 2021 елда 121 мең әйбер җитештерелгән, шул исәптән ноутбуклар, моноблоклар, ПК.

Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына «ICL – КПО ВС» АҖ компаниясе җитештергән Raybook ноутбукларын тапшыру тантанасында катнашты. Бүген информатика һәм ИТ буенча махсус олимпиадаларда җиңүче укучылар әзерләгән 10 укытучы ноутбуклар алды.

«Компания өчен яңа шартларда эшләү – импортны алыштыруга бәйле яңа таләпләр, - диде Татарстан Президенты. - Гомумән алганда, монда җитди эш алып барыла, һәм бу хәзерге вәзгыятьтә хәл ителешләр табуыбызга ышаныч бирә. Бүген укытучыларга ноутбуклар тапшырабыз. Гомумән алганда, укытучылар 12 мең ноутбук алачак, һәм бу мәгариф системасына җитди ярдәм».

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» банкына мәгариф системасына ноутбуклар алуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде

«Мондый ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк. Без аңлыйбыз, бу бик кыйммәтле нәрсә, әмма бүген сыйфатлы белем бирү цифрлаштырудан башка мөмкин түгел», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук федераль үзәк тарафыннан да зур ярдәм күрсәтелүен искәртте – бүген барлык мәктәпләр дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин ителгән. Быел илдә барлык мәктәпләрне дә сыйфатлы чыбыксыз Интернет (wi-fi) белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла.

«Бу ноутбуклар бик кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Алар Татарстанның «ICL – КПО ВС» предприятиесендә җитештерелгән.

 

Нурлат районы мәгариф учреждениеләренең техник базасы шулай ук яңа ноутбуклар белән тулыландырылачак.

Тиздән гомуми белем бирү мәктәпләренә, аграр техникумга һәм мәктәп-интернатка 160лап ноутбук кайтачак.

Нурлат районы мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина бүген «ICL – КПО ВС» АҖ компаниясе җитештергән информатика укытучыларына Raybook ноутбукларын тапшыру тантанасында катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International