Нурлатның актив яшьләрен «Чисталык өчен» хәрәкәтендә актив катнашканнары өчен бүләкләделәр

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген киңәйтелгән планеркада Татарстан Республикасының «Чисталык өчен» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Чисталык өчен" яшьләр экологик хәрәкәтенең табигатьне саклау һәм экологик агарту чараларында актив катнашканнары өчен Резедә Елауркина («Форпост» үзәге), Артем Кустоватов, Егор Албаев, Михаил Спасов («Нурлатнефть» НГДУсы) һәм Рузилә Хафизова («Мәдәниятне үстерү үзәге») Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Аларга бүләкләрне киңәйтелгән планеркада район башлыгы урынбасары Линар Маняпов тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International