Бу көннәрдә Казанда бөтен республикадан 6 меңнән артык бала катнашында эстрада сәнгате буенча XXII ачык республика яшьләр фестиваленең суперфиналы уза.
«Созвездие-Йолдызлык»ның зона этабында җиңүчеләр – Ольга Ильина җитәкчелегендәге «Эсперанса» эстрада бию ансамбле бүген республика яшьләр фестиваленең суперфиналында чыгыш ясый. Суперфиналда җиңүчеләр гала-концертта катнашу хокукына ия булачак.
Яшь талантларга уңышлар телибез!