Кизләү авылында яшәүче Зәйтүнә Әхмәтова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 10 апреле, якшәмбе

Тыл хезмәтчәнен юбилее белән Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин котлады.

Кизләү авылында яшәүче Зәйтүнә Сәмигулла кызы Әхмәтова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан күп санлы котлаулар кабул итә. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район Башлыгы исеменнән тыл хезмәтчәненә бүләк тапшырды. Җылы теләкләр белән ул Зәйтүнә Сәмигулла кызына Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Зәйтүнә Сәмигулла кызы ТАССРның Октябрь районы Кизләү авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь була. Авыр сугыш елларында ул өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли. Гомере буе җирле хуҗалыкта эшләгән, "Хезмәт ветераны"дигән мактаулы исемгә лаек булган. Тыл хезмәтчәненең балалары булмаса да, ул туганнары һәм туганнарының кайгыртучанлыгын тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International