Нурлатның йогышлы авырулар бүлегенең яңартылган бинасында барысы да үзгәрәчәк

2022 елның 10 апреле, якшәмбе

Коронавирус белән бәйле вәзгыять исә аның бинасына реконструкция кирәклеген тагы бер кат раслады гына. Чөнки ремонттан соң стеналар, идәннәр һәм түшәмнәр генә түгел, җиһазланыш та яңарачак бит. Коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә соңгы араларда йогышлы авырулар бүлеген провизорлык госпитале итеп үзгәрткәннәр иде, хәзер аны вакытлыча балалар бүлегенә күчерделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев сүзләренә караганда, ковид белән авыручыларның саны кимү сәбәпле, хәзер провизорлык госпиталенең кирәге калмаган. Шуңа да стационарда вакытлыча урнаштыру өчен дип ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен икешәр палата әзерләп куйганнар.

 – Республика бюджетыннан, “Татнефть”тән капиталь ремонт өчен акча бүлеп бирелүенә без бик шат, – диде Айдар Рөстәмович.

– 2021 елда республиканың Министрлар Кабинеты карары белән бина ремонтының проекты ясалган иде, быел гыйнвардан эшләр башланды. Беренче ике айда бүлекчәдә сүтү эшләре алып барылды. Биредә бинаны тиешле нормаларга туры китерү өчен иске бүлемнәрне сүтеп алдылар. Электрика, тулаем инженерлык челтәрләре, җылылык системасы, яңа бүлемнәр ясау эшләре төгәлләнгән, хәзер стеналарны сылау бара. Бу атнада идәннәрне дә җәя башлаганнар. Шул көннәрдә түбәне җыю өчен агач материаллар кайтарганнар. Иске мансарданы сүтеп алганнар, аның урынына яңасын төзиячәкләр.

– Ул ике яклы булачак, – диде подряд оешмасы директоры урынбасары Станислав Соловьев. Яңартылган бинада исә бар да үзгәрәчәк. Барыннан да элек, бөтен палаталарга да кислород сузачаклар. Элек исә бу юк иде. Шул ук бинада урнашкан баклаборатория дә барлык санитария нормаларына җавап бирәчәк. Моннан тыш, барлык палаталарда да санузеллар да каралган, туберкулез белән авыручылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен билгеләнгәнендә душ та бар. Искегә тимә, исең китәр, ди халык мәкале. Бу аңлашыла да. Әмма, подрядчылар сүзләренә караганда, бар эшләр дә көйле бара.

 – Проект бар, кыенлыклар юк, – ди Станислав Соловьев.

– Хәзер түбә эшләре белән мәшгульбез. Түбә төзелешендә 10лап кеше эшли, алар парапет торгызалар. Соңрак башка эшләргә алыначаклар.

 – Парапетлар өюне бу атнада тәмамлаячакбыз, – диде директор урынбасары. – Шунда ук җилләтү шахталары да ясарга керешәчәкбез, һава өрдергечләр әзерләнә инде, аларны шул көннәрдә кайтарачаклар. Бер ай эчендә түбәне ясап бетерербез дип уйлыйм. Барлык материалларның да җитеш булуы подрядчыларга темпны сакларга ярдәм итә. Йогышлы авырулар бүлегенең фасады да тиздән үзгәрәчәк. Подрядчылар бу эшләргә керешмәгәннәр әле, әмма материаллар әзер инде. Стеналарны җылытканнан соң аларны керамогранит белән тышлаячаклар. Яңа ишекләр дә, ә алар биредә дүртәү, бүлекчәгә заманча төсмер бирәчәк. Станислав Соловьев әйтүенчә, алар металлдан булачак һәм фасад материалы белән тышланачак. Эшләрнең иң кызу чагы хәзер. Подрядчылар бинага капиталь ремонтны җәй азагына тәмамларга планлаштыралар. Район хастаханәсендә исә төзүчеләр үз сүзләрендә торырдыр, дип ышанып калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International