Илледән артык нурлатлы Халыклар дуслыгы йортында Тоталь диктант язды

2022 елның 10 апреле, якшәмбе

Нурлат районы халкы быел да «Тоталь диктант» масштаблы акциясеннән читтә калмады.

Оештыручылар тәкъдим иткән өч вариант арасыннан 54 нурлатлы Халыклар Дуслыгы Йорты базасында урнашкан күренекле мәйданчыкны сайлады. Аларның күбесе диктантны беренче  ел гына язмый. Алар-милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре һәм вәкилләре.

"Безнең дус йортыбыз Тоталь һәм этнографик диктант кебек мөһим һәм социаль әһәмиятле проектлар өчен һәрвакыт ачык. Бу бит үз белемеңне тикшерү, мәктәп программасыннан килгән кагыйдәләрне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек", - дип билгеләп үтте Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.

Бу көнне акциянең көндезге мәйданчыгында була алмаучылар проектның рәсми сайтында онлайн-режимда диктант яздылар.

Сайлап алуда «#Пишемдома» исемле  катнашуның өченче варианты да тәкъдим ителгән. Бу формат катнашучы диктантны кулдан фирма бланкында яза һәм шуннан соң аны тикшерү өчен шәһәр пунктларының берсенә тапшыра яки мөстәкыйль рәвештә тикшерүне  күз алдында тота

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International