Нурлатлылар актив рәвештә «Донбасска –китаплар» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2022 елның 9 апреле, шимбә

Җыелган матур әдәбиятны дүшәмбе көнне Казан шәһәрендәге пунктка җибәрәчәкләр.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, нурлатлылар «Донбасска – китаплар» акциясенә актив кушылган. Нурлатның коллективлары һәм битараф булмаган кешеләре, җирле бүлекчәдә оештырылган җыю пунктына Донбасс балаларына сәнгать, белем бирү өлкәләренә караган китаплар, нәниләр өчен китап-уенчыклар, махсус әдәбият һәм башка төрдәге күп китаплар алып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International