«Талым» балалар бакчасына йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен яңартылган кабинетта өйрәнәләр

2022 елның 9 апреле, шимбә

Шушы көннәрдә «Талым» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча танып-белү чарасы үткәрелде.

Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен кызыклы уен формасында бергәләп яңартты, биредә тематик күргәзмә дә оештырылды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение күптән түгел генә капиталь ремонт кичерде, шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү кабинеты да яңартылды. Димәк, хәзер биредә юл куркынычсызлыгы буенча белем алу өчен мөмкинлекләр тагын да артты.

Бу кызыклы чарада «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова да катнашты. Ул балаларга гыйбрәтле видеороликлар күрсәтте, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында сөйләде.

"Белем бирү учреждениеләрен автокласслар, методик әдәбият, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уеннар белән тәэмин итү теорияне дә, практиканы да укытуны оештырырга мөмкинлек бирә. «Өй-балалар бакчасы - өй» маршрутын өйрәнеп, ул аның кайда куркыныч булуын аңлый. Үз эчендә юл билгеләре, тамгалар, яктырткычлар, тротуарлар, ясалма тигезсезлекләр булган әлеге маршрутның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве мөһим роль уйный. Һәрвакытта да бу таләпләр чынбарлыкка туры килми. Һәм куркынычсыз мохит булдыруның бу өлеше өчен без, өлкәннәр, җаваплы» – дип билгеләде Гөлфия Харис кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International