Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары Жумабаев һәм Лизунов гаиләләренә актив катнашканнары өчен грамоталар тапшырылды.
Бүген нурлатлылар Казанда Агросәнәгать паркы территориясендә уза торган традицион сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм кооперативлары авыл хуҗалыгы продукциясен сайлау мөмкинлеге зур.
Шунда ук актив катнашканнары өчен Жумабаевлар һәм Лизуновларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары грамоталар белән бүләкләнде. Яңа Иглай авыл җирлегеннән Жумабаевлар ярминкәдә кош ите, ә Төрнәс авыл җирлегеннән Лизуновлар бал тәкъдим иттеләр. Алар Нурлатта да, Казанда да авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашалар.