Нурлатта район һәм шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча эшлекле җыелыш узды

2022 елның 9 апреле, шимбә

Утырыш Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Хәмзин рәислегендә узды.

Кичә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге буенча атналык эшлекле киңәшмә булды. Биредә «Татэнергосбыт» оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Әхмәдиев 1 апрельгә Нурлат муниципаль районы буенча халыктан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен җыелган түләүләр турында мәгълүмат белән таныштырды. Докладта ТКХ һәм каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәтләре өчен Нурлат шәһәре буенча «Городок» һәм «Ямьле йорт» идарәче компанияләре, Елаур, Богдашкино һәм Иске Әлмәт авыл җирлекләрендә халыктан түләүләрнең кимүе билгеләп үтелде. Моннан тыш, бу юнәлештә халык белән эшне активрак алып барырга тәкъдим ителде.

9 апрельдән башлап Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының барлык оешмалары өчен гомумшәһәр өмәсен үткәрү турында мәгълүматны Башкарма комитетның төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Логинова җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International