Нурлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза

2022 елның 8 апреле, җомга

Беренчелектә республикадан барлыгы 20 команда катнаша.

Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Октябрь районын җитәкләгән легендар җитәкче истәлегенә 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге икенче тапкыр уза. Быел ярышларда катнашучыларның географиясе киңәйде: турнирга республиканың 20 районыннан 170 яшь спортчы килде.

Беренчелекне ачу тантанасы күпсанлы кунаклар, ветераннар катнашында узды. Катнашучыларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов сәламләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов исеменнән якташыбыз, ТР Билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин теләкләрен җиткерде.

"Габбас Кыям улы бөек кеше иде. Әлге ярышлар Нурлат җирендә, искиткеч "Тулпар"спорт сараенда уза. Бүген биредә бу яшьтәге иң көчле көрәшчеләр җыелды. Катнашучылар саны көннән-көн арта бара, һәм без беренчелек яшь буынны физик яктан гына түгел, патриотик рухта тәрбияләүгә дә ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте Хәбир Сабир улы.

Ярышлар 20 авырлык категориясендә ике келәмдә уза. Нурлат районы командасы составына Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 18 бала керде. Алар тренерлар Расих Сәмигуллин, Илсур Вәлиев һәм Илшат Әһлиуллин кул астында шөгыльләнәләр.

Ярышлар ике көн дәвамында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International