Нурлатның 3нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасында"Кошлар көне"нә багышланган чаралар узды

2022 елның 8 апреле, җомга

Без, өлкәннәр барыбыз да, 1 нче апрель-Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелгәнен яхшы беләбез.

Бу хакта өлкәннәр генә түгел, балалар да белсә,  тагын да яхшырак. Чөнки табигатьнең аерылгысыз өлеше-урманнарга, кырларга, басуларга һәм болыннарга гүзәллек биргән кошлар.

Безнең 3нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасында ел саен «Кошлар көне» атналыгы үткәрелә. Быел да безнең балалар бакчасы моңардан читтә калмады һәм бу тема өстендә уңышлы эшләде.

Балалар бакчасының барлык төркемнәрендә, кошлар бәйрәменә багышлап, танып-белү чаралары үткәрелде: «Төрле илләр кошлары» темасына әңгәмә, «Лука бабай янында кунакта» күңел ачу чарасы, «Минем яраткан кошым» рәсеме.

Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр, сынамышлар һәм әйтемнәр белән таныштылар. Балалар кошларның зур файда китерүе турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Нәкъ менә кошлар үзләренең тышкы кыяфәте, тавышлары төрлелеге белән балаларны табигать белән якынайтуга ярдәм итә.

Балалар кошларга булышу һәм ярдәм итү өчен әти-әниләре белән берлектә җимлекләр, сыерчык оялары ясадылар. Ата-аналар һәм балалар бу җитди һәм кирәкле эшкә иҗади һәм җаваплы карадылар. Берничә көн дәвамында балалар әти-әниләре белән өйләрендә тырышып эшләделәр. Төрле материалдан җимлекләр һәм сыерчык оялары әзерләделәр. Җимлекләр һәм сыерчык оялары оригиналь һәм уңайлы килеп чыккан. Һәркайсы үзенчә матур!

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз эшләре белән «Иң яхшы сыерчык оясы һәм җимлек» район конкурсында катнашты. Конкурста катнашучылар арасында 2нче кечкенәләр төркеменә йөрүче Нуруллина Ясминә «Тук томшык кафесы» җимлегенең оригинальлеген күрсәтеп, 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International