Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларга район газетасына язылу бүләк итте

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бу юлы «Район газетасын – туган телдә» акциясе кысаларында Фомадан Мөнир Галиуллин, Урта Камышлы авылыннан Валентина Соловьева һәм Яңа Иглай авылыннан Елена Уфимова район башлыгыннан шундый бүләк алдылар.

Район газетасына язылу елына ике тапкыр район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның җиңел кулыннан башлана. Бу юлы да газета-журналларга язылу кампаниясе старт алгач, Алмаз Сәлимович районның төрле авылларында яшәүче иң лаеклы әбүнәчеләргә икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу бүләк итте.

Әлбәттә, район башлыгы аларга язылу квитанцияләре генә биреп калмыйча, аларны кунаклар буларак кабул итә. Бу юлы да чәй өстәле артында кара-каршы сөйләшү форматында узган җылы очрашуда сүз районның бүгенгесе һәм киләчәге турында барды, шул ук вакытта Алмаз Сәлимович әбүнәчеләр тормышы белән кызыксынды. Әлбәттә, очрашу өчен сәбәп булган район газетасы турында да сүз барды.

«Өйдән чыкмыйча гына, барлык яңалыкларны “Дуслык"тан белергә мөмкин бит. Анда район тормышы турында да, республика яңалыклары да, файдалы киңәшләр дә күп, – диде Мөнир Әхәлиулла улы һәм бер күңелле очрак турында сөйләде.

 - Өч балам да читтә яшәсә дә, алар еш кына хәлемне белеп торалар, оныкларым да кунакка кайта. Ә күптән түгел беренче сыйныфта укучы оныгым кулында гадәти телефон түгел, ә район газетасын күреп алдым. Димәк, районкага балалар да тартыла" – икән бит дип уртаклашты Мөнир ага.

Шул уңайдан Алмаз Сәлим улы да балачак хатирәләре белән уртаклашты. Район газетасындагы сводкалар буенча ул колхозлардагы савым белән кызыксына торган булган. Хәзер дә игътибары сүрелмәгән, журналистларның мәкаләләрен даими укып барам, ди.

Әңгәмә барышында район башлыгының чакырылган һәр әбүнәче белән бераз таныш булуы ачыкланды. Әйтик, Елена Уфимова белән элек күршеләр булуы ачыкланды. Елена Леонтьевна, гомере буе Нурлатта яшәп, бер ел элек Яңа Иглай авылына күчеп килгән. Авылда нигездә татарлар яшәсә дә, кыска гына вакыт эчендә алар белән дуслашырга да өлгергән.

"Авыл халкы шундый ярдәмчел, кунакчыл. Күршебез - туган, диләр монда. Бакчада  барысын да үстерәм, мул уңыш алам, җирдә эшләп, күңелем белән ял итәм», – ди ул.

Ә Валентина Аркадьевна авылда гомер буе яшәгән, «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә ия. Төрле елларда аның турында район газетасында да күп язганнар. Газетаны чуаш телендә 50 елдан артык укый икән инде. Җирле «Росинка» ансамблендә дә җырларга да  өлгерә. Очрашуда ул район башлыгына үз үтенечен җиткерде: авылда яңа клуб төзү мөмкинлеген карауларын үтенде.

Сөйләшүләр белән вакыт тиз үтеп китте. Барлык яңалыклар турында район газетасыннан укып белсәләр дә, район Башлыгы аларга кайбер планнарын да ачты.  Алар Алмаз Сәлимовичка кыю башлангычларын тормышка ашыруда уңышлар теләделәр һәм бүләк өчен рәхмәт белдерделәр. Район башлыгы очрашуга уңай нокта куйды.

"Кайвакыт район газетасында тәнкыйть юк, дип ишетергә туры килә. Әмма бүген тәнкыйть сирәк күренеш түгел, аны һәркайда табып була. Ә «Дуслык» газетасы тормышта һәрвакыт яхшы, уңай үзгәрешләр, күңелле яңалыкларны күрә, күтәренке кәеф чыганагы булып тора, үзенең матур традицияләре бар. Алга таба да шулай булсын», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International