23 апрельдә 13.00 сәгатьтә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ФДБМУ Ачык ишекләр көне үткәрә.
Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35нче йорт адресы буенча урнашкан уку-лаборатория корпусында университет презентациясе, институт, кафедра һәм кабул итү комиссиясе вәкилләре белән очрашу булачак.
Чара программасында студентлар тулай торагына экскурсия ясау планлаштырылган.
Фото: mail.wushu-rt.ru