Бу уку елының соңгы дүртенче чирегендә Биляр-Озеро мәктәбе укучылары өчен дәресләр Гайтән авылындагы филиал базасында үткәреләчәк.
Шул ук вакытта мәктәпнең үзендә капиталь ремонт дәвам итә. Аңа февраль урталарында ук керешкәннәр.
«Белем бирү процессы бер генә көнгә дә өзелми, балаларны алып бару – алып кайту тиешле дәрәҗәдә оештырылган», – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Александр Токарев.
Ул көн саен подрядчылар белән элемтәдә тора, эшләрнең барышы турында бергә фикер алыша, мөһим детальләрне килештерә.
"Иминлек буенча безнең теләкләрнең дә исәпкә алынуы куандыра", - ди Александр Евгеньевич.
Әлеге объектта подрядчы булып «Юлдаш» төзелеш оешмасы тора. Проект җитәкчесе Михаил Трифонов билгеләп үткәнчә, эшләрне тәмамлау вакыты - бу елның июль азагы. Кыскасы, мәктәп педагогларының җиһазлар урнаштыру, җиһазларны карап урнаштыру өчен запаста бер ай кала.
Комплекслы капиталь ремонт барышында җылылык системасын тулысынча алыштыру каралган. Аны, идәннәр, ишекләр кебек үк сүтеп алганнар да инде.
«Хәзерге вакытта идәннәр җәелә. Әкренләп тәрәзәләр алышына, аларның гомуми саны 155 данә, - дип кыскача гына эш барышы белән таныштырды Михаил Сергеевич.
Көннәр җылыткач фасадны буяу һәм территорияне төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Анда бинаның периметр буенча нигез яннарын ясау тышкы ишекләрне алыштыру керә.
Сишәмбе көнне объектка ремонт эшләренең сыйфаты белән танышу максатыннан район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин килде. Биредә үк подрядчылар белән төзелеш чүп-чарын чыгаруга, керү төркемен, баскыч мәйданчыкларын төзекләндерүгә кагылышлы аерым моментлар турында фикер алышты, санитар бүлмәләрнең дөрес зоналаштыруга басым ясады.
Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәптә капиталь ремонт хәйрия линиясе буенча алып барыла, эшләрнең бәясе 23 миллион 600 мең сум тәшкил итә.