Илнур Әмиров “Ел укытучысы-2022” республика бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулады. Шәһәр гимназиясенең яшь, амбицияле, үзалдына иң кыю планнар куя торган тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия укытучысы һөнәри осталык бәйгесендә элегрәк үз көчен сынап караган булса да, мондый югары нәтиҗәгә беренче тапкыр иреште.
– Теләсә нинди бәйге – бу иң элек үз педагогик осталыгың, белемнәреңне күтәрү мөмкинлеге. Ә дәрәҗәле бәйге, әлбәттә инде, яшь укытучыларның уңышына чираттагы баскыч, – ди Илнур Әмиров. Ә барысы да 2019 елда – Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе чыгарылышы шәһәр гимназиясе бусагасын яшь педагог булып атлап кергәч башлана.
– Биредә бик ачык һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган укытучылар эшли. Мин педагоглар һәм балалар коллективларына бик җиңел кереп киттем, – дип искә ала педагог. Һәрвакыт җиңү һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү омтылышы аңа спорт белән шөгыльләнүеннән килә: балачактан ул кикбоксинг белән мавыккан, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләр яулаган, спорт мастеры исемен алган. Хәзер исә спортның бу төренә мәхәббәтне балаларда да тәрбияли, секция җитәкли. Беренче тапкыр дәрескә кергәндә дулкынлануын бүген дә яхшы хәтерли. Бүген инде үз методик алымнарын булдырган, алар аңа укучыларының мәхәббәтен һәм ышанычын яуларга мөмкинлек бирә. Бәйгегә килгәндә исә, биредә Илнур Радиковичка аның биш этабын да үтәргә туры килгән, болар – визит карточкасы, укучылар өчен дәрес һәм сыйныф сәгате, коллегалары өчен мастеркласс, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл. Бәйгегә җентекләп әзерләнү, дәрес сценариесен эшләүгә киткән йокысыз төннәр, мастер-классларны кабатлау үз нәтиҗәсен биргән – республиканың иң яхшы яшь белгечләре арасында ул җиңүгә иреште.
– Коллективыбызда шундый сәләтле педагог эшләве белән горурланабыз. Безнең укытучылар ел саен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар, әмма мондый уңышның булганы юк иде әле. Без аның өчен ихлас җан аттык, җиңүенә дә шулай ихлас шатландык, – диде гимназия директоры Гүзәл Хәммәдиева. Аны гимназиядә бәйгедән соң үз геройлары кебек каршы алганнар: “тере” коридор оештырганнар, коллегалары, балалардан һәм, әлбәттә инде, үзе җитәкләгән 6нчы сыйныф укучыларыннан котлаулар кабул иткән.