2нче апрельдә Рамазан ае керде һәм ураза башланды. Ураза бәйрәме исә нәкъ бер айдан – 2нче майда билгеләп үтеләчәк.
Рамазан – барча мөэмин-мөселманнар өчен тәкъвалык белән гыйбадәт кылу, ураза тоту, игелекле гамәлләр башкару фарыз саналган изге ай.
Аның үзенчәлекләре һәм бу чордагы вәҗеб гамәлләр турында районыбыз мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сөйләде. Күмәк намаз уку, ифтар үткәрүдә чикләүләр юк.
– Наил хәзрәт, Рамазан аена хас күмәк дини йолалар быел санитарэпидемиологик шартларда ничек үтәләчәк?
– Коронавирус белән бәйле кайбер чикләүләр бетерелсә дә, авыру таралуны булдырмау өчен күп кенә чаралар күрелә әле. Мәчетләргә көндәлек, шул исәптән бу айда укырга тиешле тәравих намазларына килүчеләр гомуми саклану кагыйдәләрен үтәргә, мәсәлән, битлекләр кияргә тиешләр. Бу, иң беренче чиратта, аларның үз сәламәтлекләре өчен кирәк. Чөнки гыйбадәт кылучылар арасында өлкән буын кешеләре күп бит. Ифтар мәҗлесләре үткәрү буенча чикләүләр юк.
– Соңгы елларда ифтар мәҗлесләрен кафе һәм мәчетләрдә оештыру киң таралды. Бу гамәл дөресме? – Рамазанда ураза тотучыларны һәм, дин, милләт аерымлыгына да карамый, мохтаҗларны ашату – бик күркәм гамәл. Шуңа күрә өйдәме яисә мәчеттәме – кайда күбрәк кеше ашатырга мөмкинлек бар, ифтар мәҗлесен шунда үткәрергә кирәк. Өстәвенә, ураза тоткан бер генә кешенең авызын ачтырсаң да, аның уразасы үзенә генә түгел, аны ашатканга да язылачак. Димәк, күпме кеше ашатсаң, шулкадәр әҗерсавап аласың, дигән сүз. Безнең мәдрәсәдә ифтар ашларын шәригать кануннары буенча, бөтен шартына туры китереп үткәрү мөмкинлеге – ашханә һәм зур зал бар. Дини мәҗлес оештыруны башыннан алып ахырына кадәр без үз өстебезгә ала алабыз.
– Халыкка ризык өләшү пункты бу чорда ничек эшләячәк?
– Рамазан аенда без аның эш сәгатьләрен күчерәбез. Ул ахшам намазыннан соң, 18.30дан 19.00гә кадәр ачык булачак.
Фитыр, зәкят, фидия турында – Быел Рамазан аенда бирелергә тиешле сәдакаларның күләме күпме?
– Дин галимнәре быел фитыр сәдакасының нисабын 58 мең сумнан билгеләде. Ягъни әгәр кешенең шулкадәр акчасы бар икән, ул фитыр сәдакасы түләргә тиеш. Аның минималь күләме – 1 кешедән 150 сум, баераклар өчен – 800 сумга кадәр. Әгәр дә кеше нинди дә булса сәбәп, әйтик, каты авыру аркасында ураза тота алмый икән, мондый очракта аңа фидия сәдакасы түләргә кирәк. Ул уразаның тота алмаган һәр көне өчен 300 сум тәшкил итә. Болардан тыш, тагын зәкят бар, ул – кешенең үз байлыгыннан мохтаҗлар өчен бүлеп бирә торган өлеше. Быел аның нисабы – 620 мең сум. Ягъни шулкадәр акчасы, кыйммәтле кәгазьләре, алтын-көмеше булган кеше шәригать буенча бай санала һәм шул малының 2,5 процентын зәкят рәвешендә түләргә тиеш.
– Фитыр сәдакасын кеше мохтаҗларга үз кулы белән бирергә тиешме? Мәчетләргә, яки, мәсәлән, мөхтәсибәткә дә китерергә ярыймы?
– Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Аның төп билгеләнеше – мохтаҗларны ашату, шуңа күрә аны, кешенең ихтыяҗына карап, акчалата яисә ризыклата бирергә мөмкин. Ул бер кешегә дүрт уч, мисал өчен, дөге, хөрмә, йөзем һәм башка ризыклар белән исәпләнә. Әлбәттә, сәдаканы мохтаҗ кешегә яисә гаиләгә үз кулың белән тапшырсаң хәерлерәк. Әмма арадашчылар аша бирү дә хуплана. Әйтик, бу функцияне без – мөхтәсибәт һәм мәчетләр дә үти алабыз. Бу очракта инде аны Рамазан ае тәмамланганын көтмичә, берничә көнгә алданрак бирү шарт. Чөнки, әйтик, сәдаканы аз керемлеләр һәм мохтаҗларга ризык тарату пункты аша тапшырсак, азык-төлек сатып алу һәм пешереп өләшү өчен вакыт таләп ителә.