73 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре янган автомобильне сүндерү үзенчәлекләре турында сөйләде

2022 елның 3 апреле, якшәмбе

Автомобиль - бик күп элементлары яну өчен потенциаль куркыныч тудырган катлаулы система.

Алар арасында:

Югары вольтлы үткәргечләрнең кыска ялганышы;

Ягулык агып тору;

Тутыккан электр чыбыклары;

Төтенлек тоташтыргычка көч килү

Машина эчендә ут ягу  яки сүндерелмәгән тәмәке

Электр системасындагы кыска ялганыш.

Хәрәкәт иткәндә  һәм мотор эшләп торганда янган автомобильне сүндерергә керешмиләр.

Әгәр янгын капот астында булган икән, кислород килү тәэсирендә ялкынны зурайтмас өчен, капкачны кискен ачу тыела.

Автомобильне сүндерү өчен В һәм Е класслы янгын сүндерү җайланмасы кулланыла.

Әгәр ягулык янса, автомобильне сүндерүне яну учагы кырыеннан үзәккә таба схема буенча үткәрелә.

Әгәр капот астындагы урыннар янса, су куллану тыела. Су электр үткәргечләрнең кыска ялганышын китереп чыгарырга һәм җиңел янып китүче сыеклыкларның яну өслеген зурайтырга мөмкин.

Әгәр дә салон яна икән, янучан материалларның төтенләвен туктату өчен су кулланыла.

Май сеңгән киемнән янган автомобиль янында торырга ярамый.

Көчле янгын вакытында бензобак яки газ баллоны шартлау куркынычы бар. Әгәр үз көчегез белән янгын белән көрәшә алмавыгызны сизсәгез, куркынычсыз арага китегез һәм башка кешеләрне якын җибәрмәгез. Янгын сүндерүчеләрне көтегез!

73нче ПСЧ  инспекторы Наталия Кузнецова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International