Нурлатлыларга ревакцинациядән баш тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләделәр

2022 елның 3 апреле, якшәмбе

Соңгы берничә елда килеп туган хәл һәркайсыбызның теленә ревакциналаштыру дигән төшенчәне кертте. Хәзер аның мәгънәсен аңламаучылар да сирәктер инде – кабаттан вакцина ясату. Бу – әле билгеләре, әле кайгылы статистикасы белән үзе турында көн саен белдереп торган яңа коронавирус инфекциясенең “казанышы”. Соңгы елларда вакциналаштыруның мөһимлеге турында без даими, дөресрәге, газетабызның һәр номерында яздык. Әлеге процедураның мөһимлегенә үз шәхси үрнәгендә инанган кешеләр турында сөйләдек, мисаллар китердек. Ковидтан вакциналаштыруны никадәр көткән идек бит. Баксаң, районда профилактикалау прививкаларыннан ирекле рәвештә баш тартучылар да аз түгел. Гадәттә, болар – балачакларында үзләре иммунопрофилактика үткән, ә хәзер ниндидер сәбәпләр аркасында балага прививка ясату куркыныч дип санаучы өлкәннәр. Җавапсызлыкмы? Әлбәттә. Чөнки, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Соренкова белдерүенчә, иммунлаштыру дөньяда йогышлы авырулардан 2 миллионнан алып 3 миллионга кадәр үлем очракларын булдырмый калырга мөмкинлек бирә. ...Яшь хатын-кыз, ике бала анасы – бер баласы мәктәптә укый, икенчесе бакчага йөри – иммунопрофилактикага хәвеф белән караучы кешеләрнең берсе. Аның балалары туганнан соң бер генә прививка да алмаганнар. Моны ул бик җиңел аңлатты – балаларда аллергия. Нәрсәгә? Төгәл генә җавап юк. Чөнки аның: “Язын һәм җәен үсемлекләр чәчәк аткан вакытта...” – диюен сәбәп табарга тырышу дип санарга була – прививканы елның башка фасылларында да ясатырга була бит. “Сәламәтлекләренә зыян килер дип куркам”, – дип әйтүе дә гадәти аклану гына. Чөнки баласы пневмония белән авырган инде, ә бит прививка ясатса, авырмас та иде бәлки... Балаларының сәламәтлеге өчен борчылса, бөтен куркуларыннан арыну өчен табибка атлап түгел, йөгереп барырга кирәк тә бит. Хәер, әни кеше белән бу хакта мәктәптә дә, балалар бакчасында да сөйләшкәннәр инде. Үз фикерен ул барыбер үзгәртмәгән. Шул ук вакытта бернинди соравы да юк. Ачыкланганча, диндар кешеләрнең иммунопрофилактикадан баш тарту очраклары да еш очрый икән. Янәсе дин аларга моны эшләргә рөхсәт итми. Чынлыкта бу да нигезле сәбәп түгел. Күптән түгел генә ата-аналарга прививкалар ясатмауның нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлату максатыннан район җитәкчелеге махсус очрашу оештырды. Биредә районның баш санитар табибы, район хастаханәсенең баш табибы, белгечләр һәм хәтта шәһәр прокуроры белән дин әһеле дә иммунлаштыру турындагы уйдырмаларны кире кагарга әзер иделәр. Менә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина да бирегә кемнедер шелтәләү өчен түгел, ә әтиләр белән әниләрнең үз балаларына прививка ясатмаулары белән бәйле проблеманы бергәләп хәл итү өчен җыелуларын белдерде. Чөнки районыбыздагы 159 гаиләдә тәрбияләнүче 282 баланың иммунопрофилактика алмавының нинди дә булса сәбәбе булырга тиештер. Ә бит бу тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мондый мисалларны Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова китерде.

 – Әгәр дә әти-әниләр балага вакцина ясатудан баш тартсалар, моның балага нәрсә белән янавын белеп торырга тиешләр, – диде ул.

 – Мисал өчен, балалар коллективында нинди дә булса йогышлы авыру аркасында карантин игълан ителсә, прививка ясатмаган бала инкубация чоры беткәнче бакчага йөрү хокукыннан мәхрүм ителә. Ә инде бер карантин икенчесе, өченчесе белән алмашынса, бала берничә ай изоляциядә утырырга мөмкин. Яисә, әйтик, бакчада яки мәктәптә балаларга полиомиелиттан прививка ясадылар, ди, ул вакытта вакцина ясатмаганнар ике айлык карантинга җибәрелә. Прививка ясатмаган баланы киләчәктә авырулар йоктыру куркынычы югары булган эшкә дә алмаска мөмкиннәр. Әгәр дә мондый хәл килеп туса, аңа хыялын тормышка ашыру өчен әти-әнисе ясатмаган бөтен прививканы берьюлы алырга туры киләчәк. Йогышлы авырулар балалар авыруларының зур өлешен алып тора, ә алар инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин

Наил хәзрәт Әбелханов, Нурлат районы мөхтәсибе: – Иммунопрофилактиканың авырулардан саклаучы мөһим чара булуы һәркемгә билгеле. Һәм атааналар иң беренче чиратта үз балаларының сәламәтлеген кайгыртырга тиешләр. Ислам дине вакциналаштыруны беркайчан да тыймады һәм тыймый да: пәйгамбәребез кеше авырса, дәва алырга кушкан. Вакциналаштыру, иммунопрофилактикага килгәндә, мин үзем дә прививкаларны вакытында ясатам. Күптән түгел генә без мәдрәсәдә вакциналаштыру пункты оештырдык, биредә 273 кеше, шул исәптән мин һәм мәдрәсәдә эшләүчеләр дә коронавирус инфекциясеннән прививка алдык. Татьяна Соренкова, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары:

 – Профилактик прививкалардан баш тарту аерым прививкаларның булуы таләп ителгән илләргә чыгуга, массакүләм йогышлы авырулар таралу, эпидемия куркынычы булганда белем бирү һәм дәвалау учреждениеләренә вакытлыча кабул итүгә чик куярга мөмкин. Прививкалардан баш тартуның нәтиҗәләре аяныч: полиомиелит – паралич, кызамык – сукыраю һәм энцефалит, дифтерия – паралич һәм миокардит, эпидемик паротит – нәселсезлек, шикәр диабеты, В гепатиты – бавыр циррозы һәм рагы, йөклелек вакытында кызылча – баланың тумыштан зәгыйфьлеге, столбняк имгәнү алганда үлемгә китерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International