Каникул вакытында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре турында 73нче янгын бүлеге хезмәткәрләре сөйләде

2022 елның 2 апреле, шимбә

Каникуллар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү  бик мөһим.

Нәкъ менә шуңа күрә балалар үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныш булырга тиеш.

Безнең балаларның язгы каникуллары дәвам итә. Аларга зурлар эштә булу сәбәпле еш кына өйдә үзләренә генә калырга туры килә. Безнең, янгын сагы хезмәткәрләренең, чираттагы тапкыр шуны искә төшерәсебез килә: каникул көннәренең кызыклы гына түгел, ә янгын куркынычсызлыгын саклау белән дә үтүен, өлкәннәргә баланың нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында кайгыртуын киңәш итәсе килә.

Һичшиксез, балалар белән үз-үзләрен куркынычсыз тоту  турында сөйләшегез!

Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз, шырпы, зажигалканы күренә торган урында калдырмагыз.

Һичшиксез, балалар белән «Шырпы балаларга - уенчык түгел» дигән темага әңгәмә үткәрегез. Фаҗигале хәлләр шуны раслый: янгын вакытында балалар һәлак булуның төп сәбәбе аларның критик хәлләрдә эш итә белмәүләренә бәйле.

Игътибар итегез, янгын вакытында кечкенә балаларның аңлы инстинкты эшли: бала нәрсә артына  булса качарга, каядыр яшеренергә тырыша, карават астына, өстәл астына кереп сыеныр урын эзли. Янгын вакытында баланы ни эшләргә  икәнен өйрәтегез, эвакуация өчен мөмкин булган юлларны күрсәтегез.

 Балаларны куркып калмаска һәм янгын чыккан очракта качмаска өйрәтү бик мөһим. Уттан чыккан куркынычны балага кечкенәдән аңлатырга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәркемнең гадәтенә әйләнергә тиеш.

73 ПСЧ ОПП инженеры Н.Логинкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International