Нурлатлылар Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы мәсьәләләрне карады

2022 елның 2 апреле, шимбә

Нурлатлылар Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә узды. Барлык муниципалитетлар катнашында сүз хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре эшчәнлегендә рус һәм татар телләрен куллану, урам күрсәткечләрен рәсмиләштерү, закон нигезендә учреждениеләр һәм оешмаларда ике телдәге элмә такталарны куллану кирәклеге турында барды. Шулай ук җәмәгать транспортын ике телдә автоинформаторлар белән тәэмин итүнең мөһимлегенә басым ясалды.

Соңыннан сөйләшү җирле дәрәҗәдә булды. Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Салават Усманов (аның башлангычы белән нурлатлылар республика киңәшмәсендә катнашты), барлык норматив-хокукый актларның район һәм шәһәр Советлары, Нурлат районы Башкарма комитеты, шулай ук авыл җирлекләренә 2019-2021 елларда һәм 2022 елның 3 аенда рәсми порталга ике дәүләт телендә урнаштырылуын тагын бер кат тикшерергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ул тиешле хезмәтләргә мәдәният, спорт, мәгариф учреждениеләренең рус һәм татар телләрендәге элмә такталары текстларының тәңгәллеген тагын бер кат тикшерергә күрсәтмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International