Яңа әгъзаларга шәхси таныклыкларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча чираттагы гарнизон җыелышында тапшырдылар.
Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында полиция начальнигы урынбасары Альберт Вафин, ДНДның район штабы җитәкчесе Илнур Бәхтияров, полициянең участок уполномоченныйлары начальнигы Юрий Осипов һ. б. катнашында гарнизон җыелышы узды.
Бүгенге көндә районда 46 халык дружинасы оешкан, алар шәһәрдә һәм авылларда өч йөздән артык кешене берләштерә. Шушы көннәрдә алар сафына яңа көчләр өстәлде. Халык дружиначылары таныклыгын төрле оешма һәм предприятиеләрдән 10 нурлатлы алды. "ДНДның бурычы-хокук тәртибен һәм иминлекне оештыруда ярдәм күрсәтү, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында җәмәгать тәртибен саклау. Сез гражданнарның законлы хокукларын яклауга чыгып, кыюлык һәм аңлылык күрсәтәсез. Изге гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә!"- дип мөрәҗәгать итте Илнур Бәхтияров.
Бу көнне таныклыкларны яңа алучылар арасында «Нурлатнефть» идарәсенең 4 вәкиле дә бар. "Татнефть" оешмасының Нурлат районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин сүзләренә караганда, предприятиенең әле тагын 20 дән артык хезмәткәре ирекле халык дружинасы сафына керергә әзер.