Нурлатта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ул нурлатлыларны продукциянең төрлелеге белән сөендерде. Фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр ит һәм сөт продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте, шулай ук икмәк-күмәч ризыклары, җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә, тозланмалар, бал һ. б. бар иде.
Биредә традиция буенча ит-сыер, сарык, тавык, үрдәк түшкәләре дә сатып алырга була иде... иртәдән бәрәңге, суган, кишер, балык, ашлык, хәтта печән дә алып килделәр.
Якты Күлдән Файзуллиннар сатып алучыларны яңа җыеп алынган кыяр уңышы белән сөендерде.
Әлбәттә, шәһәр халкын төрлелек генә түгел, бәяләр дә җәлеп итә, алар базар бәяләреннән күпкә түбәнрәк. Алар белән иртәдән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.
"Ярминкә оешкан төстә бара. Нурлатта ярминкәләр ике атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Бәяләр район җитәкчелеге контролендә тора", - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов.