Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри осталыкта көч сынашты

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Шәһәр Мәдәният сараенда мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләү буенча муниципаль һөнәри осталык конкурсы узды.

Ул ике номинациягә бүлеп үткәрелде: «Иң яхшы мәдәният йорты бүлеге (секторы) мөдире»  һәм «Иң яхшы мәдәният йорты режиссеры". Анда 32 бүлек мөдире (сектор) һәм 14 режиссер катнашты.

Конкурс берничә этаптан торды. Әйтик, «Җитәкче тормышыннан бер көн» һәм «Режиссер тормышыннан бер көн» визит карточкасы видеороликлар ясауга нигезләнгән. Җитәкчеләр һәм режиссерлар эшчәнлеге турында сөйләүче әлеге видеопрезентацияләр аларның һөнәри дәрәҗәсен, шулай ук режиссерлык-куелыш мөмкинлекләрен тулысынча чагылдыра. Һәр катнашучы биремне үтәүгә оригиналь якын килергә тырышкан, кемдер видеороликка тематика буенча теге яки бу фикерне чагылдыра торган танылган фильмнардан өзекләр керткән, кайберләре музыкаль бизәлеш, титрлар белән тулы бер фильм иҗат итүгә ирешкән.

Мамык авылының «Нефтяник» мәдәният йорты хезмәткәрләре аеруча креативлыклары белән аерылып тора: алар гадәти форматтан читкә тайпылып, сәхнәдә чыгыш ясап үз һөнәрләренең авыр һәм җиңел яклары турында сөйләде.

Киләсе этап - «Фантазиялибез, әзерләнәбез, күрсәтәбез» мастер-классы да видеопрезентация форматында тәкъдим ителде, биредә мәдәният йортлары режиссерлары, барлык осталыкларын күрсәтеп, мендәрләр, бакча уенчыклары, курчаклар, чәчәкләр ясауның төрле ысулларын һәм техникаларын күрсәтте.

Ә менә «Мәдәният белгечләре» конкурсының интеллектуаль этабы аларның мәдәният өлкәсендәге белемнәрен ачыклады.

Моннан тыш, жюри хөкеменә җитәкчеләр портфолиолары да тәкъдим ителде.

 

Барлык этап нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

« Иң яхшы мәдәният йорты бүлеге (секторы) мөдире»  номинациясендә

1 урын-Ольга Савельева, Каравыл-Тавы КФҮ;

2 урын-Юлия Магарина, Мамык авылы мәдәният йорты;

3 урын-Раииса Абрамова, Андреевка авылы мәдәният йорты.

 

“Иң яхшы мәдәният йорты режиссеры” номинациясендә:

1 урын-Галина Максимова, Тимерлек авылы мәдәният йорты;

2 урын-Ирина Павлова, Аксумла авылы мәдәният йорты;

3 урын – Надежда Борисова, Каравыл-Тавы КФҮ.

Шулай итеп, «Иң яхшы мәдәният йорты директоры» һәм «Иң яхшы мәдәният йорты режиссеры» күчмә кубокларына Каравыл-Тавы КФҮ мөдире Ольга Савельева һәм Тимерлек авылы мәдәният йорты режиссеры Галина Максимова лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International