Ул «Экспериментариум» түгәрәк берләшмәсендә ел саен шәһәребезне яшелләндерүче Блиновлар инициативасы һәм ярдәме белән узды.
Педагог Татьяна Фадееваның петунияләр, бархатцылар һәм бегонияләр кебек чәчәк культураларын күчереп утырту буенча осталык дәресе балаларның беренче практик тәҗрибәсе булды.
Яшь экспериментаторлар утырту өчен туфрак катнашмасын бик теләп эшкәрттеләр, чокырлар әзерләделәр һәм үзләре дә кассеталарга үсентеләрне күчерделәр. Мондый дәресләрдә балалар хезмәт һөнәрләренә хөрмәт белән карарга өйрәнә, шулай ук агроном-эшмәкәр һөнәре белән җентекләп таныша.
"Бәлки, аларның кайберләре киләчәктә үзләре өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлар да", - ди педагог.
Балалар өчен үсентеләрне карау бүгеннән көндәлек вазыйфаларына әвереләчәк, ә аннан соң алар «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге территориясендә чәчәк түтәлләре дә ясаячак. Моннан тыш, балалар өчен киләчәктә Блиновларның теплица хуҗалыгына экскурсия дә оештырылачак.