Нурлатта әзербайҗан диаспорасы вәкилләре Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Мәгънәсе буенча яңа көн тууын  аңлатучы Нәүрүз бәйрәмен Нурлат районынының әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре мул өстәлләр артында каршы алды.

Мәгънәсе буенча яңа көн тууын  аңлатучы Нәүрүз бәйрәмен Нурлат районынының әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре мул өстәлләр артында каршы алды.

Анда төп урын, гадәттәгечә, табигатьнең уянуын чагылдырган, тормыш һәм байлык, сәламәтлек һәм иминлек символы булып саналган тишелгән бодай орлыгына бирелә.

Гадәт буенча, һәр гаилә бәйрәм табынын әзерләгәндә, өстәлдә җиде төрле ризык булырга тиешлеген саклый.

Әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әбсәлам Әхмәдов ватандашларын ихластан котлады, халыклар арасында рухи элемтәләрнең ныгуын һәм гаиләләрдә уртак кыйммәтләр саклансын иде, диеп теләде.

Самарадан килгән милли инструменталь ансамбль бәйрәм кәефе тудырды. Иҗади номерлары белән зур һәм тату Әхмәдовлар гаиләсе дә сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International