Нурлатта дини һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы булды.

2022 елның ике аенда чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге  башлыгы Айдар Гыйзетдинов хәбәр итте.

2022 елның агымдагы чорында районда дини оешмаларның эше турында Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Нурлат округының благочинные Сергий атакай (Егоров) сөйләде.

Милли-мәдәни берләшмәләрнең эше турында Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова сөйләде.

Утырыш эшенә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International