Хөрмәтле нурлатлылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Илебез тарихындагы күп кенә истәлекле даталар үзенчәлекле булып санала. Алар арасында Ватанны саклаучылар көне дә бар.
23 февраль - россиялеләрнең күпсанлы буын вәкилләре өчен иң мөһим һәм олы бәйрәмнәрнең берсе. Февраль аеның әлеге көнендә без Россия солдаты батырлыгына дан җырлыйбыз, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен һәлак булганнарның хәтерен яд кылабыз һәм тирән хөрмәт күрсәтәбез. Шуңа күрә иң беренче чиратта без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, шулай ук илебезне аның легендар тарихы барышында саклаган, бүген Ватаныбызның иминлеген, куәтен һәм бердәмлеген тәэмин итүче ир-егетләрне котлыйсыбыз килә. Үсеп килүче буын вәкилләре - Ватанның киләчәк сакчыларына да без зур өметләр баглыйбыз.
Нурлат районы халкына әлеге батыр һәм көчле рухлы кешеләр бәйрәме имин һәм шатлыклы булсын дигән ихлас теләкләремне җиткерәм! Сезгә сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда һәм эшегездә һәм уңышлар, саекмас энергия, оптимизм, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы