«Нурлат-информ» коллективы хат ташучылар белән бергә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрында булды.
Бу чара Халыкара туган тел көнендә оештырылды.
Узган ел «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының 90 еллыгы һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Нурлат-информ» “Иң яхшы хат ташучы” конкурсы игълан итте. Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Нурлат районара почтамтының иң яхшы 10 хезмәткәре Түбән Кама дәүләт драма театрына бушлай бару хокукына лаек булды.
Һәм менә нәтиҗәләр ясалды. Халыкара туган тел көнендә «Нурлат-информ» коллективы һәм районның иң яхшы хат ташучылары өчен Түбән Камага сәфәр оештырылды. Биредә безне якташыбыз, театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев һәм театрның дус коллективы каршы алды. Бу көнне сәхнәдә Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновка багышланган "Ияләр" биографик драма-эссе күрсәтелде. Төп рольне автор һәм режиссер Рөстәм Галиев уйнады.
Әйтергә кирәк, «Нурлат-информ» коллективы халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев белән тыгыз элемтәдә тора. Спектакльдән соң «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе Резедә Гиняева сәхнәдә якташыбызга барлык нурлатлылар исеменнән ихлас теләкләрен һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гомумән алганда, эчтәлекле спектакльне карау һәм Рөстәм Галиев белән аралашу бу юлы да бик күп якты тәэсирләр бүләк итте. Түбән Камага бару «Нурлат АТПсы» предприятиесе җитәкчесе Идрис Кәримов ярдәме белән мөмкин булды.