2022 елның 22 февралендә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттан тыш сессиясе узды.
Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә депутатлар берничә мөһим мәсьәләне карады.
Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов үзенең докладында 2019-2021 елларда сайлау кампанияләре барышында алынган сайлаучыларның наказларының муниципаль компетенцияләр кысаларында үтәлеше турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Советы һәм Нурлат шәһәре Советы карарлары белән расланган муниципаль контроль турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы сораулар белән район Советының баш белгеч-юристы Александр Ханеня чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның 2022 елга фарланган планы турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.
Депутатлар Нурлат муниципаль районы Советының 2016 елның 31 октябрендә кабул ителгән «Өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының милек хокукларыннан тыш) азат булган муниципаль милек исемлеген һәм арендага бирү тәртибен раслау турында»гы 67нче карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне карадылар.
Җирле үзидарә органнары бүлекләре турындагы нигезләмәләрне раслау һәм Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы җирле үзидарә органнарының штат расписаниеләренә үзгәрешләр кертү турында район Советы Аппараты җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова чыгыш ясады.