Рәис Вәлиәхмәтов 1999 елның декабрендә Чечня республикасында хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак була.
Шушы көннәрдә Чулпан авылында яшьләр командалары арасында волейбол һәм мәктәп укучылары арасында хоккей буенча традицион турнирлар узды, анда Рәис Вәлиәхмәтов туган һәм үскән. Авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары аның истәлеген кадерләп саклыйлар, Рәис истәлегенә багышланган патриотик чаралар ел саен күпсанлы кунаклар катнашында тантаналы шартларда уза.
Быел да чара бик күп дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте. Волейбол буенча күчмә кубок өчен турнирда 3 команда - "Сугыш хәрәкәтләре ветераннары", "Чулпан-1" һәм "Чулпан-2" командалары катнашты. Нәтиҗәдә, җиңүне "Сугыш хәрәкәтләре ветераннары" яулады.4 мәктәп командасы катнашында узган хоккей турнирында - 1 урында-Фома, икенчедә-Чулпан һәм өченчедә-Кизләү мәктәбе.